РКОДда корсак куышлыгының диссеминацияләнгән шешләре булган пациентларны дәвалау өчен уникаль методиканы керттеләр

2020 елның 21 августы, җомга

Республика клиник онкология диспансерында корсак эчендә аэрозоль химиотерапиянең уникаль процедурасы уздырылды.

Агымдагы елның апрелендә 10нчы онкология бүлегендә яшь ир-атка ашказанының 4 стадиядәге стенозлана торган шешне бетерү буенча кичектергесез операция ясалып, аннан химия терапия курсын алды.

Әмма корсак куышлыгы буенча шешнең таралуына тәэсир итү хәл ителми калды.

PIPEC басымы астында корсак эчендәге аэрозоль химиотерапиясе-корсак куышлыгына дару препаратларын кертү һәм химия препаратларның урынлы тәэсир итүнең инновацияле алымы, бу организмның химиотерапиягә системалы токсик реакциясен булдырмый.

Пациентка корсак эчендәге аэрозоль химиотерапиясенең 1 сеансы үткәрелде. Пациент операцияне өзлегүләрдән башка кичерде һәм палатага күчерелде.

Корсак эчендәге аэрозоль химиотерапиясен куллану корсак куышлыгында диссеминацияләнгән шешле пациентларның гомер сыйфатын һәм озынлыгын арттыруга китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International