26 медицина хезмәткәре коронавирус белән көрәштә "фидакарьлек өчен" истәлекле медале белән бүләкләнде

2020 елның 21 августы, җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләрен «фидакарьлек өчен» медале белән бүләкләү тантанасы узды.

Коронавирус белән көрәштә «фидакарьлек өчен» социаль-ватанпарвәр акция кысаларында COVID-19 коронавирус пандемиясе белән көрәштә Татарстан Республикасының иң алдынгы 26 медицина хезмәткәренә истәлекле медаль тапшырылды.

Медальләрне ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннарының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының республика бүлеге рәисе Владимир Логачев тапшырды.

Татарстан Республикасының медицина хезмәткәрләре "фидакарьлек өчен" истәлекле медале белән бүләкләнде:

- Вафина Эльмира Рәшит кызы "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" ДАССУның медик-санитар частенең участок табиб-терапевты;

- Улизко Ольга Михайловна "ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры" ДАССУның Әлмәт филиалының анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы;

- Обручникова Фәния Фоат кызы "ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры" ДАССУның Әлмәт филиалының паллиатив медицина ярдәме стационар бүлегенең өлкән шәфкать туташы;

- Хрисанов Александр Евгеньевич "Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе" ДАССУның реанимация һәм интенсив терапия палатасы белән кичектергесез кардиология бүлегенең функциональ диагностикасы табибы;

- Особливая Светлана Борисовна "Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе" ДАССУның терапия бүлеге мөдире - табиб эндокринолог

- Ершина Ольга Сергеевна "Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе" ДАССУ Перинаталь үзәгенең консультатив-диагностика бүлегенең клиник-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты;

- Сәлахова Ольга Валерьевна Яр Чаллы шәһәре "5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары;

- Вәлиуллина Лилия Шаиб кызы клиника-диагностика лабораториясе мөдире-Яр Чаллы шәһәренең "5нче шәһәр хастаханәсе" ДАССУның табиб-лаборанты;

- Ситдикова Диана Салават кызы Яр Чаллы шәһәренең "Сугышлар ветераннары өчен госпиталь" ДАССУның табиб-инфекционисты;

- Малагина Светлана Валерьевна "Чистай үзәк район хастаханәсе" ДАССУның 2 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы;

- Становов Александр Александрович "Чистай үзәк район хастаханәсе" ДАССУның ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры;

- Ахмеджанова Альмира Рәгыйб кызы гомуми практика табибы, "Биектау үзәк район хастаханәсе" ДАССУның табиб-терапевты;

- Федорова Татьяна Алексеевна- Казан шәһ "2нче клиник хастаханәсе" ДАССУ участок табиб-терапевт.;

- Гусева Елена Раил кызы кабул итү бүлеге табибы -  "профессор А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе" ДАССУ база клиникасының кабул итү бүлегенең табиб-инфекционисты;

- Мифтахова Лилия Яфаз кызы Казан шәһәре "Сугышлар ветераннары өчен госпиталь" ДАССУның периферик нерв системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты функцияләре бозылган пациентларны медицина реабилитациясе бүлегенең бүлек мөдире, табиб-терапевты;

- Котников Дмитрий Валерьевич Казан шәһәре "7нче Шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУның кабул итү-диагностика бүлегенең табиб-оториноларингологы;

- Хәсәнова Асфирә Касыйм кызы Казан шәһ."11 нче хастаханәсе" ДАССУ терапия бүлеге табиб терапевт

- Хисамова Халисә Хавәрдамин кызы Казан шәһәренең "Ашыгыч медицина ярдәме станциясе" ДАССУның табиб-педиатры;

- Кудрявцева Эльвира Зөфәр кызы Казан шәһәре "16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУның Пульмонология бүлеге мөдире;

- Хрипкова Альбина Павловна Казан шәһ."1нче балалар хастаханәсе" ДАССУ кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы

- Галәветдинова Гузәлия Тәфкил кызы " ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе" ДАССУның офтальмология бүлегенең палата (пост) шәфкать туташы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International