Татарстанлылар БРКХне легендар бренд дип таныды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәге бинасында «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» дәрәҗәле дипломнары белән бүләкләделәр. Әлеге проектның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү.

Татарстанлылар лауреатларны интернет-тавыш бирү ярдәмендә сайлады. Тавыш бирү ике этаптан торды һәм берничә ай дәвам итте. Конкурсның һәр этабы барышында җиңүчеләр - 100 әйдәп баручы брендлар билгеләнде.

бүләкләү тантанасында БРКХ директоры Илдар Закиров тавыш бирүчеәргә һәм оештыручыларга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

БРКХ КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Свияжск утрау-шәһәре һ. б. танылган брендлар арасында лаеклы урын алды.

Конкурста җиңүчеләр республиканың гасырлык тарихын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International