Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген Яр Чаллы шәһәренә эш визиты белән килде. Ул шәһәрнең клиникаларында – Кама балалар медицина үзәгендә һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә булды. Министрны башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев озата йөрде.
КБМҮдә Марат Садыйков медицина хезмәткәрләре коллективы белән очрашты. Әңгәмә барышында Фәрит Сәлахов шәһәр үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Баш табиб вазыйфаларын башкаручы Марат Насыйбуллин кунакны оешманың 2020 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
Очрашу барышында Марат Садыйков сәламәтлек саклау системасының катлаулы эпидемиологик вазгыять чорындагы эшчәнлегенә тукталып, коллективка фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, эшләрендә уңышлар теләде.
Шулай ук Марат Садыйков Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалының төзелеш мәйданчыгында булды. Исегезгә төшерәбез, әлеге объектны төзү «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында федераль хөкүмәт ярдәме белән гамәлгә ашырыла.