Түбән Камада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Түбән Камада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Шәһәргә гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе килде. Шул рәвешле, эпидемиологлар вакцинацияләү кампаниясе башлану турында игълан итте.

Гриппка каршы прививканы барлык теләүчеләр дә ясый ала. Прививкалар бушлай ясала.

Прививканы ясату өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәгәргә кирәк. Терапевт пациентны тикшергәннән соң, прививка ясау кабинетына җибәрәчәк. Өстәмә мәгълүматны сез сырхауханәнең регистратурасына шалтыратып белә аласыз.

Барлык сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

1нче номерлы сырхауханә (Менделеевск ур., 46) - 24-35-55 һәм 24-35-02;

2 нче номерлы сырхауханә (Төзүчеләр ур., 10Д) - 24-34-02 һәм 24-34-05.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International