31 августта Республика кан үзәгендә донор акциясе узачак

2020 елның 28 августы, җомга

31 августта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә 8: 30дан 12:00гә кадәр "Донор булып кал" хәйрия акциясе узачак.

Әлеге чара дәвамында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең танылган спортчылары, кан компонентларын салуга мохтаҗ пациентларга ярдәм итү өчен, донор булырга планлаштыра.

Акцияне оештыручылар барлык битараф булмаган кешеләрне бу игелекле чарада катнашырга чакыра.

Донор 18 яшьтән, 55 килограммнан да ким булмаган һәркем дә була ала.

Акциядә катнашучыларга тематик бүләкләр дә биреләчәк.

Донациягә әзерләнү тәртибе белән кан үзәгенең рәсми сайтында rckrt.ru танышырга мөмкин.
Үткәрү урыны:

"ТР ССМ Республика кан үзәге" ДАССУ, Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 85.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International