Реабилитациядә психологик ярдәм мөһим

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

8 сентябрьдә Бөтендөнья физик тернәкләндерү белгече көне билгеләп үтелә. Түбән Кама РҮКПХнең 2нче сырхауханәсендә инсульттан, инфаркттан яки нинди дә булса травмалардан соң, шулай ук югары технологияле нейрохирургия, травматология һәм ортопедия операцияләрдән соң түбәнкамалыларга тернәкләнергә ярдәм итүче медицина реабилитациясе бүлеге эшли.

Бер ел эчендә бүлектә меңгә якын кеше тернәкләнә, аларның күбесе инсульт кичергән булган. Коронавирус аркасында бүлек өч айга якын эшен туктатып торган, бу вакытта белгечләр Түбән Кама РҮХнең сырхауханәләрендә һәм стационарларында коронавирус йогышы булган пациентларга ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер хезмәткәрләр үз эш урыннарына әйләнеп кайткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International