Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы вакцинация башланды

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы түләүсез прививка ясатып була. Казанда 140 ка якын кеше «Кәҗә бистәсе» станциясе янында гриппка каршы прививка ясатты. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Казанның 7нче номерлы клиник хастаханәсе эпидемиологы Эльвира Ибәтуллина сөйләде. Табиб быел прививка ясатырга теләүчеләр күбрәк булуын өйтте.

Метро станцияләре янында прививка ясау кампаниясенең башлануы турында «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков белдерде.

"Метроның күпчелек станцияләре янында безнең бригадалар тора. Барлык теләүчеләргә гриппка каршы вакцинация үткәрелә. Вакцинация өч атна дәвам итәчәк", - диде министр урынбасары.

Бу атнада медикларның мобиль бригадалары 8.00 дән 14.00 гә кадәр, киләсе атнада 12.00 дән 18.00 гә кадәр эшли. 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр беренче атна җәдвәле буенча прививка ясалачак.

«Татар-информ» МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International