"Бәхетле бала-ул, барыннан да элек, ата-аналар ярдәмен тоеп үскән сәламәт бала"

15 сентябрь 2020 ел., сишәмбе

Табиб Панах Гамидов Түбән Камага Әзербайҗаннан килгән. Өч ел ярым ул Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсенең 2нче сырхауханәсендә участок педиатры булып эшләгән, ә хәзер авыруларны кабул итү бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Күп кенә әниләр әлегә кадәр дә докторга киңәш сорап шалтырата, яза.

Панах Гасангулу Оглы кечкенә Гаджикабул шәһәрендә туа. Балачакта ул химия һәм биологияне бик ярата, шуңа күрә Азәрбайҗан медицина университетына укырга керә. 2011 елда вузны тәмамлап, ул армиядә хезмәт итә һәм өч ел ярым балалар хастаханәсендә стационарның дежур табибы булып эшли.

“Түбән Кама турында очраклы рәвештә белдем, - дип сөйләде табиб. - Пермьдә яшәүче дустым Россиягә күчәргә киңәш итә. Мин Пермьгә килдем, интернатура уздым һәм уку тәмамлангач, безгә төрле төбәкләрдән хастаханәләр хезмәткәрләре килгән иде, шул исәптән Түбән Кама балалар хастаханәсе вәкилләре дә бар иде. Мин Түбән Каманы сайладым, чөнки монда яшь белгечләргә  «арендалы торак» программасы буенча фатир алып була иде. Бу табиблар өчен бик яхшы ярдәм”.

“Безнең коллектив бик дус, әгәр дә киңәш яки ярдәм кирәк булса, хезмәттәшләребез баш тартмый. Баш табиб Рамил Әзгатович Хәмидуллинга, баш табиб урынбасары Наил Камил улы Фәйзрахмановка ярдәмнәре өчен рәхмәт”.

"Хәзер салкын тию сезоны тотына, кайбер әниләр иммунитетны күтәрә торган препаратларны бирүне сорый, әмма андый дарулар юк. Сабыйның иммунитеты болай да яхшы эшли, бары аңа дөрес туклану, су процедуралары, саф һава, гигиена кагыйдәләре белән ярдәм итәргә кирәк. Әгәр боларның барысын да үтәсәң, бала салкын тиюне җиңел формада кичерәчәк һәм даруларсыз да терелә алачак. Мин үзем дә күп төрле дарулар билгеләргә яратмыйм һәм гадәти насморк булганда күп итеп эчәргә, борын юдыртырга, тамак чайкарга киңәш итәм, организм үзе көрәшергә өйрәнергә тиеш. Әгәр бала хәлсезләнде, температура күтәрелде, ютәлли һәм аппетит югалды, ул чакта педиатр чакыртырга кирәк.

Хәзер балалар ашказаны-эчәк авыруларыннан да күп җәфа чигә, еш кына гастродуоденит – фаст-фуд, газировкалар, стресслар аркасында була. Мин үзем дә бала идем, шуңа күрә балаларны бик яхшы аңлыйм, шулай да ата-аналарга аларны өйдәге ризыкка өйрәтергә кирәк».

«Хәзер күп кенә ата-аналар балаларга телефон һәм компьютер артында уйнарга рөхсәт итә. Бу нормаль күренеш түгел. Балада иммунитетны ныгыту өчен, ул йөгерергә һәм урамда сикерергә тиеш. Бәхетле бала-ул, барыннан да элек, ата-аналар ярдәмен тоеп үскән сәламәт бала".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International