Казанда көзге донор акциясе узды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Республика кан үзәге «Игелекле Казан» проекты белән берлектә «Донор-Серч «донорлыкны үстерүнең коммерцияле булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе ярдәме белән «Көзге донор акциясе»н уздырды. Һәр донор өчен истәлекле сувенир әзерләнгән иде, ә беренче тапкыр кан тапшыручыларга исә донорлар сафына керү турында таныклык бирелде.

Хәйрия чарасында спортчылар, сәясәтчеләр, шул исәптән Казан шәһәре Думасы депутаты Евгений Чекашов үз командасы белән катнашты.

Донор акцияседә барлыгы 154 кеше катнашты. Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә кан банкы 69 л 300 мл га тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International