Түбән Кама РҮХнең консультатив-диагностика поликлиникасы онкологы Александр Андреев онкология кемдә ешрак очравын, ни өчен тыныч һәм бәхетле булу мөһимлеге турында сөйләде.
«Бүген күкрәкнең яман шеше колоректаль яман шештән соң яман шешләрнең гомуми структурасында икенче урында тора, ә хатын-кызлар арасында ул иң киң таралганы санала. Түбән Камада сөт бизе онкологиясе белән барлыгы 1525 кеше исәптә тора. Быел яман шешне 68 хатын – кызда, аларның күбесендә башлангыч стадиядә тапканнар.
Еш кына сөт бизе яман шеше 50дән узган хатын-кызларда очрый, әмма онкология яшәрә һәм хәзер аны 40 яшьлекләрдә дә, 30 яшьлек хатын-кызларда да табалар. Туганнары ашкайнату һәм репродуктив системалар онкологиясеннән, шулай ук күкрәкнең яман шешеннән интеккән кешеләрдә дә сөт бизенең яман шеше булу мөмкинлеге арта. Риск факторлары арасында-30 яшьтән соң беренче йөклелек,күкрәк белән туенудан баш тарту һәм тәмәке тарту».
«һәр хатын-кыз күкрәген үзе тикшереп торырга тиеш, әгәр ниндидер тыгызлыклар, шик булса, терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк».
«Озакка сузылган стресс та яман шеш үсешенә китерергә мөмкин, әмма шешнең сәбәбе түгел. Сәламәт организмда яман шеш күзәнәкләре юк ителә. Ә кеше озак вакытлар кайгырса, аның иммун системасы зәгыйфьләнә һәм яман шеш күзәнәкләре үсә башлый. Ешрак елмаегыз – уңай кәеф сәламәтлек өчен бик мөһим».