Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәнең 2нче кардиология бүлегенең табиб-кардиологы Ольга Носова COVID-госпитальдә үзенең беренче ике атналык сменасын тәмамлады. Ике атна бик тиз үтеп китте, дип сөйли Ольга Викторовна. Бу вакыт эчендә табиб «Чайка» лагерында яшәгән, һәм үз гаиләсен бик сагынган. Ольга Носова үзенең ковид-госпитальдәге эше турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Минем өчен монда эш яңа булды. Ул кардиология бүлегендә эшләүдән аерыла. Мин интенсив терапия һәм реанимация палатасы урнашкан икенче катта эшләдем. Монда шактый авыр дәрәҗәдәге пациентлар урнаштырыла. Вируслы пневмониядән тыш, аларның башка авырулар да бар. Пациентлар арасында инфаркт кичергән, гипертония авыруыннан һәм шикәр диабетыннан интеккән кешеләр бар. Бу пациентларның барысы да кислородка мохтаҗ. Без аларга авыру турында мәгълүмат биреп, бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга өйрәтәбез. Дарулар бирәбез, пациентларыбызга мөмкин булган кадәр корсак та ятарга киңәш итәбез, шул рәвешле үпкәләр ачыла, сатурация яхшыра.
Хәзер авырулар санының артуын исәпкә алып, шәхси саклану чараларын онытмаска, кулларны ешрак юарга, кешеләр җыелу урыннарыннан качарга кирәк", - дип сөйләде Ольга Носова.