Әңгәмә вакытында һәр медицина хезмәткәре үзе өчен иң төп бүләк – пациентның сәламәтләнүе ди. Тик паллиатив хезмәт хезмәткәрләренең икенче бурычы-кеше газапланмасын һәм куркыныч чирләрдән интекмәсен өчен, авыручы пациентка калган тормышын мөмкин кадәр җиңеләйтү. Кеше вафат булгач, медицина хезмәткәрләре дә борчылалар һәм елыйлар.
Шимбә көнне Бөтендөнья хоспис һәм паллиатив ярдәм көне билгеләп үтелде. Түбән Камада хоспис юк, ләкин Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә 6 кешедән торган паллиатив бригада эшли – паллиатив медицина ярдәменең күчмә патронаж хезмәтенең мөдире Александр Андреев, паллиатив медицина ярдәме буенча табиб Илнар Хәмәдуллина, фельдшер Алия Матросова, шәфкать туташлары Альбина Михайлова һәм Ангелина Ассид һәм медицина психологы Гөлсөяр Исмәгыйлова. Кирәк булганда бригада белән тар белгечләр – хирурглар, урологлар, реаниматологлар да чыга. Кемнедер бригада ике ел күзәтә, ә кемгәдер берничә көн генә ярдәм итә ала...