БРКХдә Мари Элдан килгән балага сирәк һәм катлаулы операция үткәрелде

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бала ашыгыч рәвештә Марий Эл Республикасыннан БРКХ кабул итү бүлегенә кискенләшү стадиясендә хроник эренле урта отит белән  һәм көчле лабиринтит диагнозы белән китерелә.

Безнең клиниканың күппрофильле булу нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә бөтен профильләр буенча баланы тирәнтен тикшерүне үткәрергә мөмкинлек бирде, нәтиҗәдә чигә сөягенең (бит нерв каналының, ишетү сөякләренең, лабиринт фистуласының, урта баш сөяге чокыры белән чикләнә торган имчәксыман үсентенең өске стенасының җимерелүе) шактый җимерелүе ачыкланды.

- Чигә сөякләренең шулай җимерелгәндә, ашыгыч хирургия тыкшынуыннан башка ишетүне тулысынча югалту гына түгел, ә баш сөяге эчендәге өзлегүләрнең дә куркынычы туа, - дип аңлата табиб-оториноларинголог Ирина Андреевна.

Лабиринтит – балалар оториноларингологиясендә шактый сирәк өзлегү. Баш әйләнү, күңел болгану һәм косу, нистагм (күз алмалары хәрәкәте), баш авырту һәм ишетүнең кискен кимүе белән үрелеп бара. Лабиринтит барлыкка килүнең иң еш сәбәбе-урта колакның хроник ялкынсынуы.

Хәзерге вакытта бала Республика балалар клиник хастаханәсенең ЛОР бүлеге табиблары тарафыннан күзәтелә, үзен яхшы хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International