Түбән Камада прививка ясау кампаниясе дәвам итә

27 октябрь 2020 ел., сишәмбе

Прививка ясау кампаниясенең барышы турында журналистларга Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева сөйләде.

Хәзерге вакытта Түбән Камада өлкәнләргә һәм балаларга 56000нән артык   прививка ясалган. Җомга көнне шәһәргә 24000 доза «Совигрипп» вакцинасы килде, инде бүген үк табиблар өлкән халыкны вакциналаштыруга кереште. Баш эпидемиолог сүзләренчә, бу соңгы партия түгел. Киләсе вакцинаның партиясе шәһәргә якын арада килер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International