Коткару тарихы

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың  үзәк район күп тармаклы хастаханәнең йогышлы госпиталендә сугыш ветераны 90 яшьлек Гадилә Зарип кызы Гатауллина дәваланып чыккан. Аның үпкәләре 80 процентка зарарланган булган. Шуңа да карамастан ул  биш көн дәвамында авыруны җиңгән. Гадилә Зарип кызы үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтыруга мохтаҗ булмады - пациентның яшен истә тотып, бу бик сирәк очрак.

Дәвалаучы табиб Илдар Бишев сүзләренә караганда, Гадилә Зарипова 15 октябрьдә авырып киткән, соңрак хәле начарланган. 26 октябрьдә компьютер томографиясе 3-4 дәрәҗәдәге пневмония күрсәтә, аны Түбән Каманы хастаханәсенә салалар.

"Ә 31 октябрьдә без пациентны инде өйгә дә чыгардык, - дип сөйләде И.Бишев. – Мин пациентның  ИВЛга мохтаҗ булмавына үзем дә гаҗәпләндем, чөнки гадәттә, бу яшьтә пневмония күпкә авыррак кичерелә. Мөгаен, пациентка чыныккан характер ярдәм иткәндер – Гадилә Зарип кызы сугыш юлларын узган, медицинада 26 ел эшләгән. Әлбәттә, пациентның сәламәтләнүе бу бөтен команданың казанышы-Гадилә Зариповнаны Оксана Васильевна Бондаренко һәм Ольга Викторовна Носова дәваладылар. Әлбәттә, шәфкать туташлары да булышты - минем бригадада Алия Середа һәм Нина Петровна Казакова һәм тагын санитарка Алинә Ушакова эшләде".

Гадилә Зарип кызы бөтен табибларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International