«Үз халәтегезгә игътибар итегез, тик коткыга бирелмәгез»

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Ни өчен даруларны алдан сатып алырга, табиб билгеләмичә антибиотиклар эчәргә ярамавы турында Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең Түбән Кама буенча идарәсе башлыгы Ольга Карамова сөйләде.

«Кызганыч, түбәнкамалылар вируслы инфекция вакытында үзләре кабул иткән препаратларны бер-берсенә киңәш итә. Әмма сезгә туры килгән дару башка кешегә килешмәскә мөмкин. Шуңа күрә без терапевтка мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Әйе, хәзер поликлиникаларда чират, ә дүшәмбе көннәрендә табибны өйгә чакырту өчен регистратурага шалтырату авыр. Мондый хәл Түбән Камада гына түгел, тулаем республика, ил һәм дөнья буенча күзәтелә, - дип аңлатты О.Карамова. - Безгә моны аңларга һәм кабул итәргә кала. Үз халәтегезгә игътибар итегез, тик коткыга бирелмәгез. Исегезгә төшерәбез, температурачылар өчен кабинетлар 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли, пациентлар агымы төшкәч, кичкә якынрак килергә кирәк. Ә чакырулар иртәнге 7дән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә , әгәр шалтыратып булмаса, моны төшке аштан соң эшләргә мөмкин».

Шулай ук О. Карамова, гадәти респиратор вируслы инфекция яисә СOVID-19 булсынмы дәвалауны вируска каршы препаратлардан башларга кирәк,  пациентка чыннан да антибиотиклар кирәк булганда, аларны табиб билгели, диде Ольга Михайловна.

«Әгәр сездә температура күтәрелде, хәл бетте, бу COVID-19 йогышы дигән сүз түгел әле. Температураны төшерә торган препаратлар кабл итегез, С витаминын, суны күбрәк эчегез, терапевтны чакырыгыз һәм артык хафаланмагыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International