Халыкара җитлекми туган балалар көнендә БРКХнә ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил килеп китте

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Бүген, Халыкара җитлекми туган балалар көнендә, клиникага Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец җитәкчелегендә делегация килеп китте.

Хастаханә администрациясе кунакларны җитлекми туган һәм яңа туган балалар патология бүлеге эше белән таныштырды, делегация бүлекнең медицина персоналы, сабыйларның ата-аналары белән аралашты һәм бәйрәм хөрмәтенә бүләкләр тапшырды.

- Күрсәтелгән ярдәмегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Гадәттә, бу көнне безнең клиникада бәйрәм чаралары оештырыла, ләкин хәзерге катлаулы вәзгыятьтә чаралар үткәрә урынлы түгел, - диде баш табиб Айрат Зиатдинов кунакларга.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен дөньяда 15 миллион бала җитлекми туа. Россиядә вакытыннан алда елына 100 меңгә якын бала туа. Татарстан Республикасында 2019 елда 3 меңгә якын җитлекми туган бала туган. Аларның барысына да югары квалификацияле медицина ярдәме һәм персоналның һәм ата-аналарның кайгыртуы, шулай ук озак вакытлы реабилитация таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International