БРКХнең 2нче хирургия бүлегенең табиблары Татарстан Республикасының ерак районнарында санавиация линиясе буенча ничек ашыгыч бронхологик ярдәм күрсәтә?
– Без еш очабыз, - ди табиб-балалар хирургы Нияз Амерханов. - Әйтик, шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә булдык. Вертолетта очкан очракта юлга 1 сәгать кирәк. Килеп җитүгә мәйданчыкта "ашыгыч ярдәм" машинасы каршы алып, хастаханәгә илтә. Ә анда инде тикшерү һәм кирәк булса, хирургик дәвалау.
Сулыш юлларында чит җисемнең булуы ул катлаулы манипуляцияләр, операцияләр һәм инвалидлык белән янаучы куркыныч патология.
- Пилотлар белән без инде танышып беттек - без бер команда. Беренче очышларда куркыта иде. Вакытлар узу белән һава судносы салонында үзеңне тоту кагыйдәләрен аңладым.
Әлмәткә, Түбән Камага, Әгерҗегә, квалификацияле ярдәм кирәк булган урынга табиблар ярдәмгә киләчәк.
– Гел кабатлыйм, – дип кисәтә Нияз Зөфәр улы, - ата-аналарга бер кагыйдәне истә калдырырга кирәк: 3-4 яшьтән кечерәк балаларга вак уенчыклар һәм азык-төлек (чикләвек, борчак) бирергә ярамый.