РКХ һәм РКОДның 20 еллык тәҗрибәсен Казан табиблары диссертация яклауда тәкъдим иттеләр

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

РКХ һәм РКОДның 20 еллык тәҗрибәсен Ростов-на-Донда Казан табиблары диссертация яклауда тәкъдим иттеләр.

30 ноябрьдә Ростов-на-Донда медицина академиясенең диссертация советында онколог  Родион Евгений улы Сигалнаң кандидатлык диссертациясен яклау узды.

Эшнең фәнни җитәкчесе Татарстанның Республик Клиник Хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары профессор Михаил Владимир улы Бурмистров. Бу эш ашказанының яман шешләрен эндохирургик дәвалауга багышлана.

Тикшеренүчеләр ике клиниканың, РКОДы һәм РКХнең, егермедән артык ел материалын тәкъдим иттеләр. Совет экспертлары фикеренчә, эшнең Россиядә һәм Европада аналоглары юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International