Түбән Каманың СOVID-19 белән расланган, өйдә дәваланучылар бушлай дарулар алуны дәвам итәләр

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Түбән Каманың СOVID-19 белән расланган, өйдә дәваланучылар бушлай дарулар алуны дәвам итәләр Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфия Хәсәнова журналистларга бушлай препаратлар алу тәртибен аңлатты.

«Коронавирус йогышы симптомнары булган пациент табибны өйгә чакыра яки үз сырхауханәсендә температурачылар өчен кабинетка мөрәҗәгать итә. Табиб эпидемиологик анамнез җыя һәм клиник картина нигезендә диагноз куя», - дип аңлатты А.Хәсәнова. «Коронавирус инфекциясе расланган очракта, пациентның әлеге мәгълүматлары федераль регистрга кертелә, һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре нигезендә табиб клиник күренешләргә, яшькә һәм шуңа бәйле авырулар булуына нигезләнеп, дәвалауны яздыра. Әйтик, кан сыекландыручы препаратлар тромбозлану куркынычы булганда гына билгеләнә. Исемлектә барлыгы 12 бушлай дару препараты – вируска каршы, бактериягә каршы, гормональ һәм кан җибәрү өчен дарулар».

Аннары табиб билгеләнешләрне рецептлар чыгару кабинетына тапшыра, анда рецепт языла һәм дәүләт даруханәсенә тапшырыла. Даруханәдә үк һәр пациент өчен кирәкле препаратлар салынган пакет формалаша. Көнгә ике тапкыр РҮХнең ике сырхауханәсеннән дә медицина хезмәткәрләре даруларны даруханәдән алалар һәм пациентларга даруларны таратучы медицина көллияте студентларына тапшыралар. Билгеле, яшьләр, социаль дистанцияне үтәп, препаратларны тапшыралар һәм аннан соң җитәкче алдында хисап тоталар.

«Пациентның кирәк булган препаратны алуы әһәмият . Бушлай бирелә торган препаратларның берсе - «Фавипирир» 5 мең сум тирәсе тора, кайбер пациентлар өчен бу бик җитди финанс йөкләнеш, шуңа күрә мондый ярдәм бик мөһим. Мондый карарлар авырулар санын киметүгә китерер дип өметләнәбез», - дип өстәде А.Хәсәнова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International