Казанда бозлавык аркасында килеп чыккан имгәнүләр саны пандемия аркасында 40% ка кимегән

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Казанда ноябрьдән башлап ашыгыч ярдәмгә бозлавык аркасында имгәнгән 60 кеше мөрәҗәгать итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40% ка кимрәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан башкаласының Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең оператив бүлеге мөдире Татьяна Ликотурнова сөйләде.

"Узган ел бозлавык белән бәйле травмалар аркасында мөрәҗәгатьләр 40% ка күбрәк булды. Бу, мөгаен, күпләрнең дистанцион эш режимына күчүе, шулай ук башка карантин чаралары белән бәйле», - дип билгеләп үтте спикер.

Аның сүзләренә караганда, яшь составы һәм травмаларның характеры узган елдагы кебек үк калган. Шулай итеп, ашыгыч ярдәм станциясенә 60 мөрәҗәгатьнең 7% – балаларга, 58% – эшкә яраклы, 35% - 65 яшь һәм өлкәнрәк кешеләргә туры килде.

Шул ук вакытта очракларның яртысыннан артыгы (52%) кул-аяклар сыну белән бәйле. 23% - баш сөяге-баш мие җәрәхәте, 13% - бәренуләр һәм тартылулар, тагын 3% – каймыгулар.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/08-12-2020/v-kazani-chislo-vyzvannyh-gololedom-travm-snizilos-na-40-iz-za-pandemii-5791051

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International