Медицина отрядлары чираттагы тапкыр республика районнарына килеп китәчәкләр

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020 елның 9-13 декабрендә «Медицина десанты» ирекле акциясе кысаларында ике отряд Татарстан Республикасының Зәй һәм Лениногорск районнарында булачак. Эшнең төп блогы булып ВИЧ-инфекциянең профилактикасы һәм Тататрстан Республикасының районнарында ВИЧ һәм СПИДка каршы эш торачак.

Акциядә Казан дәүләт медицина университетының һәм Казан медицина колледжының студентлары катнашачаклар. Отрядларның хезмәт эшчәнлегенең төп басымы ВИЧ һәм СПИД темасы буенча гражданнарга мәгълүмат бирү, ВИЧ-уңай гражданнарны дискриминацияләүгә киметүгә һәм халыкны ВИЧ-инфекциягә тестлауга мотивлаштыруга юнәлтеләчәк. Казанда «Медицина десанты» катнашучылары ВИЧка тест үткәрү һәм консультация бирү мәсьәләләре буенча укулар узды. Республика районнарында студент-медиклар түләүсез аноним экспресс-тест үткәрәчәкләр һәм әлеге мәсьәлә буенча консультация бирәчәкләр.

Медицина десанты тарихында бишенче булачак очрашу үз эченә яңа эш блогын: бу авыруның таралуы буенча иң начар районнар халкы арасында ВИЧ һәм СПИДны профилактикалауның яңа блогын алачак. Чара «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» арасында хезмәттәшлек һәм партнерлык турында Килешү чикләрендә узачак. Акциянең партнеры «Профилактика һәм инициатива» төбәк иҗтимагый оешмасы булачак. Чара ТРы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының 2020 елда балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга конкурсы нәтиҗәләре буенча алынган грант акчалары хисабына тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International