Россиянең атказанган табибы Абдуллин Илгиз Сабир улы вафат булды

2020 елның 11 декабре, җомга

2020 елның 11 декабрендә Россия Федерациясенең Атказанган табибы, ТАССРның Атказанган табибы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр һәм яшьләр эшләре буенча Даими комиссиясе рәисе (1995-2000 еллар) Абдуллин Илгиз Сабир улы вафат булды. Ул талантлы, ярдәмчел һәм игътибарлы җитәкче иде, ул гомеренең күп елларын сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган иде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе коллективы Илгиз Сабир улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International