Түбән Кама ш. балалар клиник хастаханәсенең табиб-педиатры Гөлинә Гәрәева "яңа ел каникулларын" файдалы итеп үткәрү һәм яңа уку чиреге башлануга стресссыз һәм сәламәтлек өчен зыянсыз әйләнеп кайту өчен берничә файдалы киңәш әзерләде.
* Саф һавада йөрү, уеннар һәм спорт дәресләре- иң яхшы ял. Күп кенә балаларның урамда йөрүе мәктәпкә кадәр һәм өйгә кайту юлы белән генә чикләнә. Шуңа күрә каникул вакытында укыган чакта җитмәгән саф һавада йөрүне компенсацияләргә кирәк.
Саф салкын һава кислородка бай, нәтиҗәдә, сәламәтлек, баш мие эшчәнлеге, кәеф, тышкы кыяфәт яхшыра.
Салкын кешене чыныктыра, иммунитетны ныгыта.
Салкын һавада йөрү баш авыртулары белән көрәшергә ярдәм итә һәм йөрәкне ныгыта.
Кичке кышкы һава тыныч йокы гарантиясе.
Түбән температура нерв системасы тонусына ярдәм итә, стресска каршы торуны ныгыта.
* Каникуллар вакытында баланың иминлеге турында да кайгыртырга кирәк. Исегездә тотыгыз, каникуллар вакытында травматизм куркынычы арта. Моның сәбәбе-тайгак юллар, бозлавык, шулай ук чана, чаңгы, тимераякта шуу. Барлык спорт кирәк-яраклары тәртиптә булуын тикшерегез. Һичшиксез, балалар белән инструктаж үткәрегез, спорт кирәк-яраклары белән шуган вакытта үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләгез. Машиналар юлы янында шуу куркынычы турында сөйләгез. Балаларны караучысыз калдырмагыз.
* Каникуллар вакытында балаларның көн режимы бозылырга мөмкин. Йокы, ашау режимы гадәти уку көннәрендәге кебек калырга тиеш. Бала компьютер, телевизор, гаджетлар артында үткәргән вакытны күзәтегез. Әгәр режим үтәлмәсә, гадәти уку ритмына күчү катлаулырак булачак һәм бу организм өчен стресс булачак.
* Тагын бер мөһим момент - каникуллар вакытында туклану. Кышкы каникуллар без яраткан бәйрәмнәргә туры килә, тәмле, әмма бик файдалы булмаган ризыклар белән өстәлләр әзерлибез. Моннан тыш, балалар бик күп татлы бүләкләр алалар. Иң мөһиме-һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Аллергия, ЖКТ авырулары кискенләшмәсен өчен (гастрит, панкреатит, үт чыгару юллары дискинезиясе һ.б.) балага майлы, баллы, ысланган продукция, газлы эчемлекләр, цитруслы эчемлекләрне күп бирмәгез. Рационда яшелчә, ит, җиләк-җимеш, сөт продуктларын арттырыгыз. Баланың туклану режимын саклавын күзәтегез.
* Профилактика чаралары турында да онытмагыз. Җәмәгать урыннарында битлек кию мәҗбүри. Кешеләр күп җыелган урыннардан кайткач, кулларыгызны һәм йөзегезне яхшылап юыгыз, борыныгызны юыгыз, авызыгызны, тамакны чайкагыз.
* Көн саен Д витаминын кабул итү турында онытмагыз. Витамин Д организмда кояш нурлары йогынтысында синтезлана, ә кыш көне көн бик кыска, һәм кояш көннәре бик аз, бу чорда без аның җитешсезлеген кичерәбез. Витамин кытлыгы булган кешеләр салкын тию авыруларына ныграк дучар, аларда еш арый, хәлсезләнә.
Бу киңәшләрне игътибарга алып, яңа ел бәйрәмнәрен яхшы үткәрегез!