Шикәр авыруы белән чирләүче ир-ат Татарстан елгасында балык тотканда үзенең өшегәнен сизми калган. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең үлек хирургиясе бүлеге табибы Айрат Ахунҗанов сөйләде.
«Быел кышын салкында тәне өшегән бер пациент безнең стационарда ята инде. Хирургия дәвалавы уза, әле кичә генә аңа аутодермопластика ясадылар, аның тән тиресендәге деффектларны төзәтү белән шөгыльләнәнәләр. Әлеге пациентның шикәр авыруы бар. Балык тотканда ул өшегәнен сизмичә дә калган. Полинейропатия булганда кеше бернинди авыртулар да сизмәскә мөмкин», — диде хирург.
Айрат Ахунҗанов сүзләренчә, бер ел эчендә Республика клиник хастахнәсенә тәне өшегән ике-өч кеше хирург ярдәме өчен мөрәҗәгать итә.