Республика балалар клиник хастаханәсенең Сафиуллина урамындагы дәвалау корпусы яңартыла

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

БРКХнең Сафиуллина урамында урнашкан 3нче дәвалау корпусы төзекләндерелә. Соры пластик белән тышланган иске бинаның диварлары сыйфатлы тышлау материалларына алыштырыла, тулысынча вентиляция һәм яңгыр канализацияләре яңартыла.

Бина эчендәге үзгәрешләр дә күзгә ташлана: штукатурка һәм буяуга әзер тигез стеналар һәм түшәмнәр, идәннәр һәм электр коммуникацияләре эшләнгән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, җитәкчелек бу төр эшләргә зур игътибар бирә.

Дәвалау корпусының дизайны өчен Казан циркы, яңа зоопарк, Иннополис шәһәрендәге мәктәп һәм башка мөһим объектлар дизайны белән шөгыльләнгән эшләгән Алена Нестерова җавап бирә. Дизайнер әйтүенчә, дәвалауга эләккән кечкенә пациентларны әкият персонажлары белән чын маҗара көтәчәк.

- Республика балалар клиник хастаханәсе турында сөйләгәндә, без һәрвакыт балаларны дәвалауга профессиональ якын килүне күз алдында тотабыз, бу хакта фикер алышынмый. Ләкин бүген без шулай ук пациентлар белән көнкүреш, уңайлылык һәм эмоцияләр темасына да сөйләшергә тиеш, - дип билгеләп үтте тышкы үсеш буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова.

Филиал профессиональ һәм заманча медицина җиһазлары белән дә тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International