Хач ману көнендә кемгә суга чумларга ярамый?

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Югары квалификацияле кардиоревматолог, ТР һәм РФ атказанган табибы, Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең дәвалау-диагностика бүлеге мөдире Рәисә Федор кызы Мерясева бу темага киңәшләре белән уртаклашты.

Бозлы суга чумыр алдыннан барлык уңай һәм тискәре якларын белергә кирәк. Бер нәрсә әйтеп була: сәламәт кешеләргә коенырга була.

Түбәндәге авырулар булган кешеләргә суга чөмларга ярамый:
• Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары. Температураның кискен үзгәрүе сәбәпле, кан тамырларының тараюы күзәтелә, бу йөрәк мускулларының артык тыгызлануына китерә, йөрәк ритмы бозылу, хәтта йөрәк эшчәнлеге тукталышына кадәр барлыкка килергә мөмкин.
• Көзән җыерулар еш күзәтелсә.
•  Бөерләрдә, үпкәләрдә, мәни бизендә, аналык өстәлмәсендә ялкынсыну процессы.
• Салкынга аллергик реакция.
• Йогышлар, шул исәптән яңа коронавирус йогышы.
• Контрольсез гипертония.
• Алкогольдән исерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International