БРКХдә РФ Федераль округларының балалар нейрохирурглары киңәшмәсе узды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген БРКХдә Россиянең баш балалар нейрохирургларының эшлекле киңәшмәсе үтте. Чараның рәисе-РФ ССМ баш балалар нейрохирургы, профессор, м.ф. д., академик Н. Н. Бурденко исемендәге Милли медицина тикшеренү нейрохирургия үзәгенең балалар нейрохирургия бүлеге мөдире Сергей Горелышев. Киңәшмәдә БРКХ нейрохирурглары да актив катнаштылар.

- Хөрмәтле коллегалар, беренчедән, сезгә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, чөнки балалар сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча күмәк фикер алышу һәрвакыт мөһим, икенчедән, мондый әһәмиятле киңәшмә дустанә шартларда һәм нәтиҗәле узар, һәм һәр катнашучы үзе өчен ниндидер яңалык алыр,  дип өметләнәм, -дип сәламләде катнашучыларны БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов.

Шулай ук кунакларны ТР ССМ балаларга медицина ярдәмен оештыру һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина сәламләде.

Киңәшмә программасы бер көнгә исәпләнгән һәм көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: Россиянең федераль округларында нейрохирургия патологиясе булган пациентларны маршрутлаштыру, ISPN курсы белән балалар нейрохирургиясе буенча V Бөтенроссия съездын үткәрүгә әзерлек (2021 елның 1-5 марты), яңа туган балаларның эчке карынчыкларларда кан саву турында TROPHY халыкара мультиүзәк тикшеренү темалары каралды.

БРКХ администрациясе кунакларны клиника бүлекләре эше белән дә таныштырды. Кунаклар клиниканың эшен югары бәяләде һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International