Балалар шәһәр хастаханәсе стационарында капиталь ремонтның беренче этабы башланды, аңа республика программасы буенча 200 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә.
Бу капиталь ремонт педиатрия стационарының 35 ел эшләү дәверендәберенче тапкыр үткәрелә. Ә косметик ремонт 20 ел элек үткәрелгән иде. Кыска вакыт аралыгында бик күп эшлисе бар. Гомуми мәйданы 12990 кв. м булган алты катлы корпуста операция блогы, реанимация блогы, ике хирургия, педиатрия, пульмонология, физиотерапия бүлекләре, шулай ук кабул итү бүлмәсе һәм травматология пункты урнашкан.
Узган ел республика программасы буенча бүлеп бирелгән 15 млн. сумлык ремонт проекты башкарылган. Ә ике атна элек монтаж һәм әзерлек эшләренә керештеләр. Ремонтны иң катлаулы өлешендә оперблокның алтынчы катында башладылар. Биредә персонал һәм пациентлар өчен аерым зоналар, ике зур операция бүлмәсе булдырылачак. 200 млн. сумга заманча җиһазлар куелачак.
Аннан соң реанимация бүлеге ремонтланачак, аннары ремонт корпусның башка катларында да ясалачак. Корпусның икенче яртысы киләсе елда ремонтланачак. Дәвалау процессын туктатмау һәм табиблар һәм пациентлар өчен вакытлыча уңайсызлыклар мөмкин кадәр азрак булсын өчен, бүлекләрнең күчеше проекты җентекләп язылган.
Хастаханәнең педиатрия стационары тулысынча хәзерге заман таләпләреннән чыгып реконструкцияләнә. Шулай ук бинаның фасад өлешен ремонтлау һәм корпус тирәсендәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.