Түбән Камада Өченче буын университеты студентлары медицина нигезләренә өйрәнә

2021 елның 12 феврале, җомга

Түбән Кама үзәк хастаханәсендә Өченче буын университеты курсларының берсе – «Медицина белеме нигезләре» башланды.

Өлкән яшьтәге студентларны укыту октябрь аенда ук башланырга тиеш иде, әмма пандемия булу сәбәпле, ул кичектерелде. Билгеле, хәзер дә дәресләр эпидемиологик хәлне исәпкә алып уза. Студентларга лекцияләрне сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгечләре, Түбән Кама хастаханәләренең баш табиблары һәм аларның урынбасарлары укыячак.

Курсларга йөрүчеләрне сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев сәламләде: «Лекцияләр тематикасы киң таралган авыруларга – йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системалар турында булачак. Табиблар бу авыруларны профилактикалау турында сөйләячәк һәм критик хәлләр килеп туганда, үзегезгә һәм якыннарыгызга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәк».
 
Беренче лекция тире авырулары һәм аларны профилактикалауга багышланды. Студентлар алдында тире-венерология диспансеры баш табибы Александр Карпов чыгыш ясады.

Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news/749/95780/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International