Түбән Каманың иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр үткәрүне дәвам итә

2021 елның 13 феврале, шимбә

Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр үткәрүне дәвам итә. Узган ел катлаулы эпидемик вазгыять булу сәбәпле, лекцияләр укылмады, ноябрьдән бу эш торгызылды. Бу вакыт эчендә 1100дән артык кеше – мәктәп укучылары, студентлар, тәрбиячеләр, укытучылар, оешма һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр-төрле юнәлештәге 50 лекция тыңлады.

"Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны дөньяда беренче урында тора, шуңа күрә безнең терапевт Светлана Вячкилева һәм кардиолог Зөлфирә Бигашева лекцияләр вакытында йөрәк һәм кан тамырларының торышын, үз авырлыгын, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту мөһимлегенә басым ясый. Шулай ук табиблар пневмониядән соң вакцинация һәм реабилитация мәсьәләләренә бәйле консультацияләр бирә. Кайбер оешмалар һәм предприятиеләр лекцияләрне он-лайн режимда үткәрүгә теләк белдерә", - дип сөйләде иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Равил Гарипов.

Якын арада җәмәгать сәламәтлеге үзәге базасында, сырхауханәләрдәге кебек үк, телемедицина үзәкләре булдырылыр дип планлаштырыла – белгечләр пневмония яки СOVID-19 кичергән өйдә дәваланучы пациентларга шалтыратып, консультацияләр бирәчәк, шулай ук хроник авырулар белән исәптә торучыларга Сәламәтлек мәктәпләре оештырылачак. Бу эшкә пенсия яшенә җиткән табиблар җәлеп ителәчәк. Шул ук вакытта иҗтимагый сәламәтлек үзәгенә ике табиб кабул ителгән инде, алар түбәнкамалыларга телефон аша консультация бирә.

«Әйтик, өлкән кеше пневмония кичергән, хәзер аның йөрәге авырта, әмма аякларыгына бәйле проблемалар аркасында табибка барып җитә алмый, ул чакта пациент безнең кайнар линиягә 47-58-28 шалтырата һәм терапевт яки кардиологның шәхси консультация бирәчәк», -дип аңлатты Р.Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International