Балтач Үзәк район хастаханәсендә 2020 елга йомгак ясадылар

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Балтач Үзәк район хастаханәсендә 2020 елда сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, табиб-белгечләр, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм административ персонал катнашты.

Балтач хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев учреждениеләрнең эшчәнлегенә һәм халыкның сәламәтлеге торышына анализ ясады, структур бүлекчәләр һәм хезмәтләрнең 2020 елдагы төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эшенә бәя бирде, 2021 елга бурычлар билгеләде.

Бүгенге көндә Балтач РҮХдә 398 хезмәткәр эшли, шул исәптән 61 табиб, аларның алтысы «Татарстан Республикасының Атказанган табибы», өчесе «Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы» һәм 228 урта медицина белемле белгеч хезмәт куя. Ел дәвамында ике табиб эшкә алынды: табиб-эндокринолог һәм табиб-акушер-гинеколог.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагы эшенә бәя бирде, Балтач районының дәвалау оешмалары эшендә булган җитешсезлекләрне һәм проблемаларны атады, 2021 елга бурычлар куйды.

Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин районның 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Чара иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International