Алексеевск РҮХдә 2020 елда сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында медицина советы узды.
Утырыш эшендә район башлыгы Сергей Анатольевич Демидов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, ТР ССМ РКХ ДАССУның баш табибы Рафаэль Фирнаял улы Шәвәлиев катнаштылар.
2020 елга эш нәтиҗәләре турында Алексеевск РҮХнең баш табибы Илнар Хәмит улы Вилданов сөйләде. Ул оешманың барлык структур бүлекчәләре эшчәнлегенә анализ ясады һәм 2021 елга төп проблемалар һәм бурычлар турында хәбәр итте.
«Сакчыл сырхауханә» форматына күчү турында район табиб-педиатры Ләйли Наманжон кызы Мадымарова сөйләде. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа модельне гамәлгә кертү пациентның медицина оешмасында булу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә, медицина ярдәмен тиз һәм уңайлы алу өчен шартлар тудыра.
Илдар Фатыйхов сәламәтлек саклау программаларын һәм проектларын тормышка ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте, алар кысаларында хастаханәләрне медицина җиһазлары белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә, инфраструктураны һәм тармакны ресурслар белән тәэмин итүне үстерү гамәлгә ашырыла. Шулай ук ул халыкны диспансерлаштыру һәм вакциналаштыру эшенең мөһимлегенә басым ясады.
РКХнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Алексеевск РҮХнең кураторы булган оешманың җитәкчесе, төп проблемаларга тукталды.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, пандемия белән бәйле барлык кыенлыкларга да карамастан, сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим социаль программаларны, шул исәптән тармак объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча да, гамәлгә ашыру дәвам итте. Ул медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Совет утырышы ахырында тармак хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.