Түбән Кама медицина көллиятендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Туган тел көненә багышланган "Яратам сине, Туган ягым!" Россия халыклары мәдәниятләре фестивале узды.
Чараның инициаторлары һәм оештыручылары - Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Макаренко һәм туган тел һәм әдәбият укытучысы Резедә Кәримова.