Казанда профессор К.Ш. Зыятдинов ис.18-нче шәһәр клиник хастаханәсендә киңәйтелгән медицина советы узды, анда 2020 елда оешманың эшенә йомгак ясалды һәм яңа 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хуҗиева, Дәүләт Советы депутаты, «Спасение» ММО гендиректоры Геннадий Глушков һәм хастаханә хезмәткәрләре катнашты.
Оешманың эш нәтиҗәләрен баш табиб Ринат Җәләлетдинов тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел хастаханә өчен дә, башка сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен кебек үк җиңел булмады. Тик хастаханә коллективы яңа инфекциягә каршы көрәштә җаваплылыкны өстеннән төшермәде.
Чакырулар саны тәүлегенә 230га кадәр җитте, чагыштыру өчен алдагы елларда 70тән артмаган иде. Шуңа кайчагында медицина хезмәткәрләре пациентлар өйләренә 23 сәгатькә кадәр йөрде.
Шулай да 2020 елда стационарда 10 меңнән артык пациент, шул исәптән 2530 бала, көндезге стационарда - 952 пациент, шул исәптән 561 бала дәваланды.
Апрель аенда безнең хастаханә базасында коронавирус белән авыручылар өчен вакытлыча йогышлы авырулар госпитале эшли башлады, бүгенге көндә дә ул гамәлдә.