Клиник-диагностик сырхауханәнең актлар залында Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагының узган елгы эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмә эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, дәүләт һәм хосусый медицина оешмалары җитәкчеләре, иминият компанияләре вәкилләре һ. б. катнашты.
Узган ел сәламәтлек саклау коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә авыр шартларда узды, «коронавирус» диагнозы расланган 482 пациент ачыкланды, бу - Татарстан буенча авыруларның 3,6% ы. 5 кеше госпитальдә үлде. Кыска вакыт эчендә Түбән Камада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелгән 127 млн сум хисабына госпиталь оештырылды, шуның 100 млн сумнан артыгы – җиһазларга, 18 млн сумы – саклану чараларына һәм 9 млн сумы - ПЦР-лаборатория өчен реагентларга тотылды.
Узган ел дәвамында госпитальдә 5343 пациент дәваланган, 24 йөкле хатын-кыз дәвалау алган, ковид-19 билгеләре булган 15 хатын-кыз бала тапкан. Ковид-19 һәм пневмония белән авыручылар өчен урыннар саны 350 гә җиткән. Госпитальдә 332 медицина хезмәткәрләре эшләгән, алар арасында - 58 табиб.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында Түбән Кама муниципаль районы 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 13 нче урын алды. Халыкның медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлеге - 87,7%.
Бүгенге вазгыятькә карамастан, Түбән Камада 8 федераль проекттан торган «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Әлеге федераль проектлар нигезендә төбәк проектлары эшләнде, һәр регионга бурычлар куелды.
Шуның белән бергә, пандемия аркасында 4 айга бөтен планлы медицина ярдәме туктатылды, ә 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция ел ахырына кадәр сакланды.
Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагы алдында торган бурычлар арасында – йөрәк-кан тамырлары, эндокрин һәм онкология авырулары буенча диспансер исәбендә торучыларга диспансеризация үткәрү.
Түбән Кама муниципаль районы элек һәрвакыт үзенең көчле медицина кадрлары белән дан тоткан. Табиблар, хастаханәләр персоналының сыйфатлы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән тырышлыгы коронавирус белән көрәштә яхшы нәтиҗәләр алырга мөмкинлек бирде. Бу фактны Марат Садыйков та ассызыклады, ул хәзер кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Бүгенге көндә Түбән Кама хастаханәләрендә 617 табиб, 2107 урта медицина хезмәткәре эшли. Табиблар белән тәэмин ителеш 10 мең кешегә 26,7 тәшкил итә.
2020 елда Түбән Кама муниципаль районына 69 табиб килгән, шуларның 19ы - югары уку йортларын тәмамлаучылар һәм 8 ординатор. Шул ук вакытта 79 табиб киткән. Хәзер хастаханәләрдә пенсия яшендәге 177 кеше эшли (29%).
"Алда безне яңа бурычлар көтә, - дип ассызыклады Айдар Метшин. – Шуларның берсе - кадрлар мәсьәләсе. Без сәламәтлек саклау тармагыналга җибәрү стратегиясен эшләдек, әмма бүген кабул ителгән чаралар моның өчен җитәрлек түгел һәм нәтиҗәсез дип танырга мәҗбүрбез. Шуңа күрә хәзер безгә стратегияне яңадан карарга һәм Түбән Кама медицинасын кадрлар белән тәэмин итү өчен яңа алымнар булдырырга кирәк. Бу кыен, бигрәк тә хәзерге вакытта булган конкурентлы мохиттә, әмма без бу мәсьәләне хәл итү буенча өстәмә чаралар кылырга тиеш".
Агымдагы елның өстенлекле бурычлары арасында - кабул итү-диагностика бүлеге төзелешен башлау, үлем-китем санын киметү, короновирус инфекциясеннән вакцинация ясау, капиталь төзелеш белән бергә матди-техник базаны ныгыту.
"Бу - уртак мөһим эш, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Без алга барырга тиеш".
Киңәшмә ахырында медицина хезмәткәрләренә дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды.