Түбәнкамалы Россиянең иң яхшы донорларыннан берсе булды

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Түбәнкамалы Андрей Жук «Россиянең иң яхшы доноры - 2020» бөтенроссия конкурсында өченче урын алган. 60 яшьлек пенсионер 152 тапкыр барлыгы 68 литрдан артык кан биргән.

Түбән Камада барлыгы 1 545 мактаулы донор яши. Андрей Петрович - әлегә Россия трансфузиологлар ассоциациясе советы рәисе һәм Россия табигый фәннәр академиясе академигы Евгений Жибурт имзасы куелган диплом алган бердәнбер кеше.

Андрей Петрович, геморрагик бизгәк белән авырып терелгәч, 80 нче елларда кан бирә башлый. «Авырып терелгәннән соң ике ай узгач, тычкан бизгәге белән авыручы пациентларга салу өчен, гипериммун плазмасын тапшыру үтенече белән Казаннан хат килде. Шулай кан бирә башладым. Казанда бер кызга операция ясаганда, турыдан-туры тоташтырдылар. Өч айга бер тапкыр кан тапшыра идем, кан тапшыру станциясеннән безгә күчмә бригадалар килгәндә аена бер тапкыр да тапшырдым. Әлбәттә, алга таба да тапшырачакмын», - ди Андрей Жук.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International