Казанда язгы донор акциясе үтте

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Республика кан үзәгендә «Игелекле Казан» проекты белән бергә ә DonorSearch.org ярдәмендә язгы донор акциясе узды.

Нәтиҗәдә, акциягә 200дән артык кеше катнашырга телщк белдерде, 187 кеше донор булды, 84 л 150 мл га кан банкы тулыланды.

Донорлар хәрәкәтенә «Стрела» регбичылары Никита Саютин, Дамир Байбурин, Рамил Йосыпов кушылды.

Казанда мондый акцияләр даими рәвештә уза, әмма егетләр анда беренче тапкыр катнаштылар: спортчылар медицина учреждениесе донорлары һәм персоналы белән аралаштылар.

Дамир Байбурин, «Стрела» сакчысы:

- Донор акциясендә бик теләп катнаштык: бу бик мөһим, чөнки һәркем донор була ала һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Дөресен генә әйткәндә, Республика кан үзәгендәге күп санлы кешеләрне күреп шаккаттым - битараф булмаучылар күп булуы шатландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International