Балтач һәм Чүпрәле районнарында Татарстанның санитар авиациясе өчен ике яңа вертолет мәйданчыгы төзеләчәк. Бу хакта медицина советында ТР Республика клиник хастаханәсенең Һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе Марина Воронцова сөйләде.
"Вертолет мәйданчыклары «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» программасы буенча 2022 елга кадәр төзеләчәк. Бүгенге көндә республикада 6 мәйданчык төзелгән инде. Төп таләп-район үзәк хастаханәсеннән 15 минут ераклыкта урнашу», - дип аңлатты һәлакәт медицинасы үзәге җитәкчесе.
2020 ел эчендә санавиация хезмәткәрләре 827 тапкыр чыккан, шуларның 564е-реанимобильләрдә һәм 263е-вертолетта булган.
"Чыгу очракларының гомуми саны 5,8% ка артты, нигездә, эвакуацияләүгә очышлар саны арту хисабына. Барлыгы 461 медицина эвакуациясе башкарылды, шул исәптән 184 вертолетта иде", – дип билгеләде РКХнең санитар авиациясе җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтҗанов.
2020 елда Татарстан санавиациясе беренче тапкыр республикадан читтә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән пациентларны эвакуацияләде. Вертолет Түбән Новгород, Воронеж һәм Киров өлкәләренә очты.
Татарстанның ашыгыч медицина ярдәме бригадалары юл-транспорт һәлакәте урыннарына 2020 елда 4694 тапкыр чыкты.
2020 елда юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан барлыгы 1729 кеше хастаханәгә салынган, шуларның 208е-балалар иде. Сүз уңаеннан, 2019 елда аварияләрдә 500гә якын кеше зыян күргән-2203 кеше хастаханәгә салынган.
Шулай ук медицина советында 2020 елда Татарстанда ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны бер ярым тапкырга артты, дип билгеләп үттеләр.