COVID-19дан вакцинацияләү турында сорауларга НТР-24 туры эфирында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эпидемиологы Елена Пискарева җавап бирде.
Тамашачылар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте – миокардит булса, вакцинацияләүне узарга мөмкинме, кеше урын өстендә ятса, прививканы ничек ясатырга, вакцинациядән соң йөклелекне кайчан планлаштырырга мөмкин, органнарны күчереп утырткан кешеләргә прививка ясатырга мөмкинме, меланома һәм дару препаратларына көчле аллергия булып, прививкадан температура күтәрелсә, нишләргә, нинди яшь чикләре бар, вакцинадан соң иммунитет вакыты нинди һ.б.
Шалтыратучыларның берсе медицина хезмәткәрләре үзләре прививка ясатканмы, дип сорады. Кызганыч, турыдан – туры эфир ахырына якынлашып, кунаклар сорауга җавап бирергә өлгермәделәр, ләкин шуны әйтеп үтик, Сергей Мерясев беренчеләрдән булып декабрь азагында ук прививка ясаткан иде.
Турыдан-туры эфирдан соң Е.Пискарева Түбән Кама халкының вакцинация хакында кызыксынуы һәм активлыгы сөендергәне турында әйтте.