Түбән Кама мэры Айдар Метшин коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты: вакцинаның беренче компонентын ул үзәк хастаханәнең 2 нче сырхауханәсендә алды.
Шәһәр башлыгы ял көнендә прививкалар ясау пунктының эше белән танышты. Айдар Метшин терапевтның вакцинация алдыннан пациентларны кабул итүдә булды, аннары мэр прививка ясау кабинетына узды. Анда ул процедура шәфкать туташы Елена Вәлиева белән аралашты, медицина документлары ничек тутырылуын, көн саен вакцинациягә күпме түбәнкамалы килүен сорашты.
Үзенә прививка ясатыр алдыннан, мэр анкета тутырды, табиб сорауларына җавап бирде, аның кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәделәр, һәм шуннан соң гына Айдар Метшин вакцинациягә рөхсәт алды.
"Тикшеренүләр безнең Россия вакцинасының нәтиҗәле булуын күрсәтте, - ди Айдар Метшин. - Без бу мәсьәләгә бик игътибар белән карыйбыз, һәм безнең медицина персоналы, беренче чиратта, терапевтлар ярдәме белән, анализ ясап, пациентларның хәлен күзәтү астында тотабыз. Хәзер сырхауханәдә без табиблар белән дә, пациентлар белән дә аралаштык, алар прививкадан соң түбәнкамалыларның өзлегүләре булмавын сөйләделәр. Безнең районда коронавируска бәйле хәл тотрыклы, ләкин шуны искәртергә телим: күмәк иммунитет кына безне инфекциядән саклый алачак".
Хәзерге вакытта йогышлы авырулар госпиталендә 102 пациент ята. Бу сан кими барса да, шәһәрлеләр игътибарлы булырга тиеш.
"Европада авырулар саны артуын беләбез һәм бу безне сагайтырга тиеш. Түбән Кама халкы вакцинациягә кушылыр дип ышанам. Бу - гриппка каршы да прививка. Безнең медицина персоналы көчле һәм без шәһәрлеләр белән бергә пандемияне җиңә алачакбыз, бары вакцинация генә безне коронавирустан саклаячак", - диде мэр.
Теләге булган һәр кеше сырхауханәләрдә прививка ясата ала.