Түбән камалыларга диспансерлаштыруның әһәмиятлеге турында искәрттеләр

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Диспансерлаштыруның мөһимлеге турында бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама үзәк хастаханәнең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкаручы Татьяна Рәхимова сөйләде.

Узган ел катлаулы эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды һәм барлык түбәнкамалылар диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен уза алмады. Быел Түбән Кама муниципаль районында 66 меңнән артык кешесе тикшерелергә тиеш.

Диспансерлаштыруны 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге барлык гражданнар 3 елга бер тапкыр уза. 40 яшьтән соң диспансерлаштыруны ел саен узарга кирәк.

Бөтен пациентлар да флюорография уза. Алар шулай ук шикәр һәм холестеринга кан тапшыралар.

Хатын-кызлар, 18 яшьтән башлап, 3 елга бер тапкыр аналык муентыгыннан цитологиягә анализ бирәләр. 39 яшьтән 57 яшькә кадәр 3 елга бер тапкыр онкоцитологиягә сыек анализ тапшыралар.
  45 - 65 яшьлек ир-атлар мәни бизе антигенына кан тапшырырга тиеш.
  40 яшьтән соң ел саен гомуми кан анализы тапшырыла һәм күз басымы тикшерелә.
  40 яшьтән соң ике елга бер тапкыр тизәктәге яшерен канны ачыклау анализы тапшырыла.
  40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен 2 елга бер тапкыр маммография каралган.
  35 яшьтән башлап ЭКГ ясату каралган.
  40 яшьтән соң ФГДС ясату каралган.

Икенче этапта невролог, уролог, хирург, колопроктолог, онколог, акушер-гинеколог, оториноларинголог, офтальмолог консультациясен алырга мөмкин. Шулай ук ректороманоскопия, колоноскопия, ФГДС, үпкәләрнең рентгенографиясе, үпкәләрнең компьютер томографиясе, спирометрия кебек тикшеренүләр дә узарга кирәк булуы бар.⠀

"Быел диспансерлаштыруның икенче этабында яңалык – тире катламының онкологик авыруына шик булса, пациент дерматолог һәм дерматоскопиягә консультациягә җибәрелә, – ди Татьяна Рәхимова. – Шулай ук шикәр диабетына шикләнгән очракта, пациентлар өчен гликацияләнгән гемоглобинга анализ кертелгән, ул авыруның яшерен рәвешләрен ачыкларга мөмкинлек бирә".

Диспансеризациягә сырхауханәләрдәге инфоматлардан, ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан uslugi.tatarstan.ru файдаланып яки 8(8555) 24-40-03 телефонына шалтыратып язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International