Түбән Кама Үзәк район хастаханәнең паллиатив бригадасы белән бер көн

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Инсульттан соң хатынын назлап тәрбияләгән өлкән яшьтәге ир-атка яки кызы яман шеш сәбәпле урында ятканга күрә елый торган карт анага тыныч кына карап буламы?

Мондый вакыйгалар белән Түбән Каманың үзәк хастаханәнең паллиатив медицина ярдәменең күчмә патронаж хезмәткәрләре көн дә очраша. Бригада авыруларның тормышларын мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен чыгып китә – хезмәт мөдире Александр Андреев беренчел пациентларны карый, фельдшер Алия Матросова һәм шәфкать туташлары Альбина Михайлова һәм Ангелина Ассит иньекцияләр, бәйләвечләр ясыйлар, тишекләрне эшкәртәләр һәм башка манипуляцияләр үткәрәләр, ә медицина психологы Гөлсөяр Исмәгыйлева пациентлар һәм аларның туганнары белән әңгәмә коралар. Гомумән, бөтен бригада ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә төшенкелеккә бирелмәсен өчен мораль ярдәм күрсәтә. Без өч кыз белән берничә авыручы пациент янына бардык.

Беренче адрес-Спорт урамындагы йортларның берсе. Фельдшер Алия Матросова аңлатканча, гадәттә, бер көндә бригада 15 заявкага кадәр хезмәт күрсәтә, пациентларның күбесе онкология авыруларыннан җәфа чигә. Инсульттан һәм имгәнүләрдән соң урында яткан пациентлар бар.

Спорт урамында медикларны 49 яшьлек хатын-кыз көтә, аның узган елның декабрендә өченче стадиядә аналык муентыгында яман шешен тапканнар. Хатын-кыз үз халәтенә игътибар итүдән туктаган. Узган елның декабрендә гинекология тикшерүләренең берсендә кан киткән. Табиб пациентны шунда ук онкологка Казан онкодиспансерына җибәргән, анда ул ике ай уздырган. Ә химиотерапиядән соң операция ясарга карар кылынды-метастазлар эчәклеккә зыян салды. Хәзер тизәкалгыч һәм сидекҗыйгыч белән урын өстендә ята. 

Алия Матросова белән Альбина Михайлова махсус пакетларны алыштыра . Гөлсөяр Исмәгыйлева: "Монда бөтенесе табиблар, безне берни белән дә куркытып булмый", - дип тынычландыра пациентны.

Фельдшерлар пакетлар алыштырганда, иньекция ясаганда, карт әни медикларга рәхмәтләр әйтә: "Терапевт та, онкологлар да, паллиатив бригада да – барысы да яхшы белгечләр, алар ярдәм итә. Беренче көннәрдә мин аны кашыктан ашаттым, әйләндердем, хәзер ул әкренләп йөри, үзе ашый. ... Мин бит әни. Кызыбыз яшәвен телим".

Киләсе адрес иң авыры булып чыкты. Безне ир-ат каршы ала: «Үтегез, Любаша бүлмәдә». Любаша - инсульт кичергән хатыны. Ул тормый, бары тик берничә сүз генә әйтә ала.

Ир-атның хатынынын су белән сөртеп ала, фельдшерларга ярдәм итә, кирәкле дарулар сатып алу өчен киңәшләрен сорый һәм даруханәгә җыена. Машинада кызлар бу ир-ат һәрчак үз сөеклесен кайгырта дип сөйли.

- Ул аны бик ярата, - дип уртаклаша А.Матросова. – Кызганыч, барлык пациентлар артыннан да шундый яхшы тәрбия булмый. Барысы да безнең тәкъдимнәрне тыңлый, әмма аларны бик азлары гына башкара. Әлбәттә, ятучы әнине бердәнбер бала тәрбияли икән – аңа эшләргә һәм яшәргә кирәк. Шуңа күрә без чакыруга килгәндә һәм пациентыбызның урын җире чиста, үзе каралган булуын күрәбез - бу кеше турында, чыннан да, кайгыртыла дигән сүз. Ә бу безнең эшебезгә караганда күпкә катлаулырак. Без тәүлегенә 8әр сәгать эшлибез, ә ятучы кеше артыннан тәүлек буе карау таләп ителә – аны юарга, тешләрен чистартырга, ашатырга, бәйләвеч һәм иньекция ясарга, катетерларны алыштырырга кирәк. Һәм шулай көннән-көн, кайчагында елдан-ел. Әгәр пациент сөйлә яки сүзне аңлый икән, аның белән аралашырга кирәк. Болар барысы да физик яктан да, эмоциональ яктан да бик авыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International