Республика Балалар клиник хастаханәсенә ике кулы да авыр электр пешерүе алган пациент китерелде. Бала җәрәхәтне өйдә алган. Әти-әниләре сабыйны өлкән балалары белән калдырып торган. Бер мизгелгә балалар сабыйны күз уңыннан югалта, шул арада сабый электр челтәренә тоташтырылган төзелеш инструментының тышсыз чыбыгын ике кулы белән тота. Авыру шогыннан бала аңын югалта.
- Аны безгә «ашыгыч ярдәм» машинасыда алып килделәр һәм ашыгыч рәвештә икенче хирургия бүлегенә озаттык. Карап, тикшереп чыкканнан соң, без Түбән Новгородның пешү үзәге белгечләре белән дәвалау тактикасын килештерү өчен консультация уздырдык. Безгә пешкән яраларны чистартырга һәм аларны тәннең башка участокларыннан тире белән капларга кирәк иде, – дип сөйләде табиб-комбустиолог Владимир Линьков.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, некртэктомия - ул катлаулы һәм җентекле операция, аның барышында табиблар яраксыз тукыманы ала. Шулай ук БРКХ табиб-комбустологы Владимир Михайлович әйтүенчә, электр пешерүе вакытында демаркация линиясе чикләрен, ягъни тукыма үле, ә кайда тере чикләрне билгеләү мөмкин түгел.
- Әгәр гади тел белән әйтсәк, әлеге операцияләрдә балансны сакларга кирәк, - күчерелгән тиренең максималь рәвештә яраклашып үсеп китүенә ирешү өчен бары некрозга дучар булган тукаманы алырга кирәк. Безнең команда барлык эшләрне дә этаплап башкарды: башта уң кул чугы, ә аннары сул кулы белән эшләдек. Бу операция генә түгел, бәйләүләрне дә, гипс иммобилизациясен дә (хәрәкәт булмасын өчен, тире дә яхшы үсеп китсен өчен махсус лонгетлар куелды) үз эченә алган озак вакытлы процесс, - дип аңлатты табиб.
Гомумән алганда, сабый хастаханәдә бер айдан артык вакыт үткәргән. Хәзер баланы чыгаруга әзерлиләр. Фаразларга килгәндә, табиблар тыйнак оптимизм кичерә.
- Бу очракта тире катламы гына түгел, тирәнрәк яткан тукымалар һәм структуралар да зарарланды, - ди Владимир Михайлович. – Һәм хәзер кул функцияләрен тулысынча торгызу турында сөйләргә иртә әле. Алга таба балага тернәкләндерү курсы кирәк булачак. Ничек булса да сабый безнең контрольдә булачак, - дип билгеләп үтте Владимир Линьков.