Галиәскәр Камал исемендәге театр артистлары Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева һәм Мәрьям Йосыпова шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясатты.
«Бер дә авырыйсым килми, шуңа вакцинация кирәктер дип ышанып килдем. Алай икеләнүләр булмады. Безнең вакцинаны ышанычлы дип сөйлиләр. Халыкта инде төрле сүзләр бар, уйдырмалар да күп. Мин үзем ышанам», — дип сөйләде «Татар-информ» МА корреспондентына Мәрьям Йосыпова.
«Театрда шактый кеше эшләтте. Яхшы чыгар дигән ышаныч бар. Без кешеләр белән аралашабыз бит, өйдә генә ятмыйбыз. Шуңа күрә эшләргә кирәк дип уйлыйм. Үзеңне уйламасаң, башкалар турында булса да уйларга кирәк. Безнең вакцина начар булса, чит илдә сатып алмаслар иде», — дип уртаклашты 82 яшьлек Әзһәр Шакиров.
Ул, шулай ук, апасының яман шеш белән авырган улы ковид йоктырып үлеп киткәнен әйтте.
Наилә Гәрәевага 80 яшь. «Улым, 27 яшьлек оныгым авырды. Улым җиңелчә кичерде, оныгымныкы авыррак булды. Без аралашмаска тырышабыз. Күмәк спектакльләрдән дә безне инде алдылар. Гел изоляциядә булу туйдырды. Икеләнеп йөргәндә, улым „эшләргә кирәк, әни“ дип әйтте», — дип сөйләде Наилә апа.
18нче хастаханәнең табиб-эпидемиологы Ландыш Каһирова сырхауханәдә 3 меңнән артык кеше прививка ясатканын, предприятиеләрдән дә прививка ясатыга гаризалар күп булуын әйтте.
9 апрельдә артистларны вакцинаның икенче компонентын ясатырга көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, 10 мартта Галиәскәр Камал исемендәге театрның кайбер артистлары һәм техник персоналы коронавирустан прививка ясаткан иде, прививка ясатучылар арасында 83 яшьлек актер Ринат Таҗетдинов та бар иде.