Түбән Кама бала тудыру йорты ачылуга - 45 ел

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

1976 елның 22 мартында Яшь Түбән Камада беренче бала тудыру йорты ачыла. Ул чакта бала тудыру йорты 150 ятакка исәпләнгән булган, биредә 2 физиология һәм 1 обсервация бүлеге булган, яңа туган һәм имгәнгән балаларны тәрбияләү өчен палаталар бүлеп бирелгән.

Ул вакытларда шәһәрдә елына 3 500 дән артык бала дөньяга килгән, туучылар саны күп булган.

Баш табиб булып, Галина Исмәгыйлева эшләгән. Аның катнашы белән шәһәрдә беренче бала тудыру йорты гына түгел, хатын-кызлар консультациясе, гинекология бүлекләре дә ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International