Түбән Кама медиклары шәһәрнең 55 еллыгында очрашты

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Түбән Кама медицинасын күтәргән медиклар шәһәр музеенда очрашты.
Түбән Каманың быел билгеләп үтеләчәк 55 еллыгы хөрмәтенә "Юллар чаты" очрашуына шәһәрнең беренче медицина хезмәткәрләре, баш табиблар, шәһәрнең һәм районның барлык дәвалау оешмаларыннан яшь белгечләр һәм медицина көллияте студентлары чакырылган иде.


Очрашу бергә медицина ярдәмен күрсәткән дусларның, хезмәттәшләрнең җылы сүзләреннән, кочаклашулардан башланып китте. 60нчы еллар башында транспорт, гап-гади уңайлыклар, җиһазлар һәм кирәкле дарулар юк иде, табиблар буш вакытларын да эштә иде. Алар кешеләрне дәвалады һәм коткарды.


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов билгеләп үткәнчә, узган ел безнең медиклар, бөтен дөнья кебек үк, җитди чакыру кабул итсәләр дә, Түбән Кама Татарстанның сәламәтлек саклау системасында лидерлык позицияләрен биләвен дәвам итә.


Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев әле үзе студент чагында кем белән эшләгәнен искә төшерде: "биредә Түбән Кама мәктәбенә нигез салучылар бар. Мәсәлән, Түбән Кама медицинасына 50 елдан артык гомерен биргән Любовь Куракина шәһәрнең гинекология хезмәтенә нигез салучыларның берсе булып тора. Кызганыч, күптән түгел безнең шәһәрнең отоларингология хезмәтенә нигез салучы Ирина Николаевна Кудашова вафат булды. Кылган эшләрегез өчен рәхмә сезгә. Безнең бурыч - сез башлаган эшне саклап калу һәм арттыру. Ике елдан соң без барыбыз да шул ук составта Ашыгыч медицина үзәгендә очрашырбыз дип өметләнәм».


Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама сәламәтлек саклау хезмәтенең туган көне дип рәсми рәвештә 1966 елның 15 октябре санала - бу көнне нефть химиясе комбинатының яңа сырхауханәсендә беренче авыру кабул ителде. Ләкин хисап ноктасы өчен башка датаны да алырга була-1960 елның 25 декабрендә, беренче шәһәр төзүчеләре килде һәм медицина ярдәме СМУ-46 сәламәтлек пунктында күрсәтелде. Беренче медицина хезмәткәрләре арасында шәфкать туташы Надежда Клешнина һәм санитарка Римма Виноградова бар иде.

1960 елда 40 ка кадәр пациентны сыйдыра торган 25 ятакка исәпләнгән Афанасово участок хастаханәсе төзелә. Табибларның эш көне тәүлек буе дәвам итте. Бөтен сырхауханә бер кабинетта урнашкан иде, табиблар көненә 60 кеше кабул иткән иде. 1961 елның июлендә Түбән Кама Поселок Советы беренче 11 яңа туган баланы теркәде. 1962 елның гыйнварында яңа баракларда 75 стационар койкага исәпләнгән поселок хастаханәсе, поликлиника һәм даруханә ачылды.


Афанасово хастаханәсенә нәкъ менә нефть химиясе комбинатының яңа төзелешенә килгән беренче табиб Валентина Михайловна Шишонина эше турында хатирәләре белән уртаклашты. Аның эш стажы 58 ел, ә аның улы Олег Валерьевич Шишонин хәзер хатын-кызлар консультациясе мөдире булып эшли. Сүз район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире булган Гамир Гариф улы Исмәгыйлевка һәм аның хатыны Галина Ивановнага бирелде. Неврология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Татьяна Акимовна Ярема да, 2нче шәһәр хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Любовь Александровна Куракина да хатирәләре белән уртаклашты.

Очрашуда шәһәрнең беренче медикларына чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International