Татарстанда 2020 ел эчендә 913 кешенең туберкулезын диагностикалаган, бу узган ел белән чагыштырганда 18,8% ка кимрәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде.
"2020 елда Татарстан Республикасында туберкулез белән авыруның беренче тапкыр ачыкланган 913 очрагы теркәлгән, шул исәптән 17 яшькә кадәрге балалар — 33 кеше, бу узган елгы күрсәткечтән 18,8% ка кимрәк», — дип билгеләп үтте спикер.
Табиблар коронавирус пандемиясе белән ачыклануның кимүен бәйли, чөнки чикләнгән чаралар аркасында күпләр флюорографияне үткәрмәде.
Нигездә, 18дән 49 яшькә кадәр шәһәр халкы авырый — алар 67%. ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә билгеләп үткәнчә, Россия буенча чагыштырганда республикада авыручылар саны уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында авырулар дәрәҗәсе буенча Татарстан — 10 нчы урында тора.
Республикада туберкулез белән авыручы 1 мең 680 кеше исәптә тора, аларның 31% ы микобактерияләр — туберкулез тудыручылар - әйләнә-тирә мохиткә бүлеп чыгара. Бу авырулар белән 9 меңнән артык кеше элемтәдә тора, шуларның 2020 елда 10 кеше авырып китте.
"Авыру тирәсеннән еш кына тикшерүне вакытында узмаган, профилактик препаратларны кабул итү режимын бозган кешеләр туберкулез белән авырый", - дип сөйләде Борисова.
Исегезгә төшерәбез, бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.