Татарстанда туберкулез белән авыручыларның яртысыннан артыгы күп санлы дару тотрыклылыгы булган авыру формасыннан җәфа чигә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник туберкулезга каршы диспансерның баш табибы Алексей Алексеев сөйләде.
Әгәр пациентлар тиешенчә терапия узмаса: өзә һәм аннары яңадан аңа кайта, пациентларның дару препаратларына тотрыклылыгы барлыкка килә. Шулай ук баштан ук туберкулезның даруларга бирешми торган формасы белән дә йогышланырга мөмкин — мондый кешеләргә икеләтә бәхет елмаймый.Мондый пациентлар микобактерияләренә ким дигәндә, ике куәтле туберкулезга каршы препарат: изониазид һәм рифампицин тәэсир итми.